Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында 8 ай эшкә йомгак ясалды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагында агымдагы елның 8 ай эшенә йомгаклар ясалды һәм терлекләрне кышкы абзарда асрау чорына бурычлар турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.

Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре катнашты.

Сирень Нигъмәтҗанов үз чыгышын татар ат токымнарын тасвирлаудан башлады, аларны үрчетүгә хәзер зур игътибар бирелә. Муниципаль районнар алдына алдагы киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләрдә мондый токым атларның булуы турында мәгълүмат бирү бурычы куелды.

15 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр терлекләрне кышкы абзарга күчерүне оештыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узачак.

Агымдагы елның 8 аенда терлекчелек буенча күрсәткечләр, тулаем алдганда, уңай.

Республикада эре мөгезле терлекләр саны 743,9 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 245,9 баш сыер. 774,5 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 104%)бер сыердан уртача 3342 кг сөт савыла228,6 мең тонна терлек ите һүм кош ите җитештерелгән, 189,2 мең баш бозау туган.

Әтнә, Кайбыч, Балтач, Минзәлә, Зәй районнарында ел башыннан башлап эре мөгезле терлекләр саны арткан. Бу күрсәткечләр буенча Мөслим, Алексеевск, Әлмәт муниципаль районнары калыша.

Сөт җитештерү буенча артым Әгерҗе, Югары Ослан, Мамадыш һәм Теләче районнарында күзәтелә. Бу күрсәткечләр буенча Чирмешән, Менделеевск, Спас һәм Мөслим районнары калыша.

Хосусый ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү максатларында 1 баш сыерга 2000 сум исәбеннән судсидияләр бирү турында карар кабул ителде, хәзер аның буенча норматив документлар әзерләнә.

2015елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә 1 литр сатылган сөткә исәпләп судсидияләр биреләчәк.

Киңәшмә йомгаклары буенча муниципаль районнарга терлекләрне кышкы абзарга күчерүне вакытында оештырырга тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International