Республикада 4,5 мең тонна бәрәңге чыгарылган

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 7 сентябрьгә 1325,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 85%ын тәшкил итә. 304,0 меңга сабан бодае, 393,5 мең га тары суктырылган.

Татарстан игенчеләре 2,9 млн. тонна ашлык суктырдылар, шул исәптән 635,3 мең тонна сабан бодае, 918,3мең тонна тары.

Уртача уңыш 22,3 ц/га тәшкил итә.

Көзге культуралар 413,7 мең га мәйданда чәчелгәнбу барлык мәйданның 59%ын тәшкил итә.

Республика районнарында 7,2 мең га мәйданда 8,9 мең тонна рапс суктырылган. Уртача уңыш 12,4 ц/гатәшкил итә.

Районнар аграрчылары тарафыннан 3,4 мең гектар мәйданда 107,3 мең тонна шикәр чөгендере алынды. Шикәр чөгендеренең уртача уңышы - 318,5 ц/га.

Район кырларында бәрәңге җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә ул 0,3 мең га мәйданда 4,5 мең тонна җыелган. Бәрәңгенен уртача уңышы 143,6 ц/га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International