Марат Әхмәтов Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен йөреп чыкты

2014 елның 6 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанда башланып киткән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен йөреп чыкты. Татарстанда бүген ел саен була торган көзге ярминкәләр сезоны башланды, аларда Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләре җитештергән продуция сатыла, гадәттә мондый ярминкәләр кышка кадәр дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 7 мәйданында узачак, быелга кадәр аларның саны 6 иде. Чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәйданы Киров районында "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә ачылды.

Казанлылар бүген төрле продукция сатып ала алдылар: бәрәңге, яшелчәләр, бал, сыер мае, авыл сөте, йомырка, дару үләннәре һәм башка бик күп товарлар. Үз продукциясен “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ кебек оешмалар китергәннәр.

«Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ территориясендә дә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ачык мәйдандагы сәүдә рәтләрен йөреп чыкты, сатып алучылар һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән аралашты.

Аерым алганда, аның игътибарын Арча умартачылары китергән бал җәлеп итте. Әмма умартачылар, файдалы балны сату елдан-ел кыенлаша, былтырдан да шактый бал сатылмыйча калды, дип зарландылар.

Югары Ослан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре җиләк-җимеш бакчасыннан берничә капчык алма алып килгәннәр, калганын җыярга кеше юк, алмалар инде менә берничә ел ботакта килеш кар астында кала. Министр бу мәсьәләне хәтеренә салып куйды.

Кайберләренә аграр ведомство җитәкчесе бәяләрне ярминкә чорына әзрәк төшерергә кирәклегенә искәрмә ясады.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезонының беренче мәртәбә импорт азык-төлек продуктларын үзебезнекеләргә алыштыру шартларында узуын билгеләп үтте. Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясе китерүчеләр моңа бик җаваплы караганнар, Казанга алып килгән продуктлары бик сыйфатлы.

Министр шулай ук көз буенча республика шәһәрләренә ярминкәләргә китерелә торган продукциянең (40 төрдә) бәяләре алдан килештерлгән булуын да әйтте. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрбәяләрне Министрлыкта билгеләнгән чиктән арттырмаска кирәклеге турында күрсәтмә алдылар, сөткә, бәрәңгегә, майга һәм башка азык-төлек продуктларына бәяләрне арттырырга ярамый, диде министр.

Балга килгәндә исә, М.Әхмәтов, бу мәсьәлә хәл ителер, дип ышандырды. Мисал өчен, Белгород өлкәсе хакимиятләренең тәҗрибәсен үрнәк итеп алырга мөмкин, алар балны балалар азыгы рационына керткәннәр. Атнага бер мәртәбә һәр укучыгна 30ар грамм бал бирелә. «Әмма бу бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итә», – диде министр.

«Әгәр бюджет ярдәмен алып булмаса, бу проблеманы башка юл белән хәл итәргә тырышырбыз. АПКга бирелә торган ярдәмдә каралган смета эчендә бал җитештерүчеләр өчен субсидияләр күләмен билгеләрбез. Моны хәл итүнең башка юллары да бар», – дип әйтте министр.

Югары Осландагы алма бакчасына карата Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республикада бу продукция өчен аерым саклагычлар һәм суыткычлар юк, аларны эшкәртү цехлары да юк, диде. “Бу - республика халкын үзебезнең җиләк-җимеш белән тәэмин итү өлкәсендә иң уйланмаган өлкәләрнең берсе әлегә», – диде Марат Әхмәтов.

Аграр ведомство башлыгы, махсус төзелгән эшче төркем бу мәсьәләне карауга кереште, дип ышандырды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы моңа ярдәм итәргә сүз бирде, диде ул.

«Гомумән алганда, ярминкәләрдән мин канәгать. Алар оешканрак үтә башлады һәм товарлар ассортименты да шактый арткан», – дип, нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International