Игенчеләр сараенда авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү буенча фикер алыштылар

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә «Авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү” темасы буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илдус Габдрахманов,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре һәм кызыксынучы башка оешмалар вәкилләре катнашты.

Киңдәшмәне ачканда, Марат Әхмәтов, базар шартларында артта калмас өчен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә яңа технологияләрне кулланмыйча эшләү мөмкин түгел, шуңа күрә Татарстан Республикасы аларны системалы рәвештә үзләштерәчәк, дип билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм җайга салу программаларын үтәүдә «Россельхозцентр» ФГБУ филиалларының роле һәм заманча мәгълүмати технологияләр куллану турында "Россельхозцентр" ФДБУ директоры Александр Малько сөйләде.

Бу юнәлештә башкарылган кайбер эш йогаклары турында һәм барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча тәкъдимнәр турында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадиевнең чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, югары сыйфатлы орлыклар җитештерү һәм чәчү, республикада орлыкчылыкны үстерүне кызыксындыру исәбенә үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә орлыкчылык хуҗалыкларын бәяләүнең 250 баллы системасы эшләнгән.

Хуҗалыклар югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителеше ягыннан, орлыкларны сыйфатлы әзерләүне тәэмин итәрлек матди-техник базасының торышы буенча, орлыкларны саклау өчен техник базасының, орлык лабораториясенең торышы һ.б.лар буенча бәяләнәчәкләр. Шул критерийлардан чыгып, хуҗалыкларга категорияләр биреләчәк. һәм II категорияне алган формированияләренә республика бюджетыннан минераль ашламаларга өстәмә лимит бүлеп бирү аша финанс ярдәме күрсәтү карала.

"Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры муниципаль районынарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләренә «АгроСемЭксперт» программасынннан файдаланырга өндәде, ул районнарда һәм тулаем республика буенча орлыкларның сыйфаты турында белешмәләрдән хәбәрдар булып торырга ярдәм итәчәк. 
Киңәшмәдә катнашучыларга "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин "АгроСемЭксперт" программасының һәм ирекле сертификацияләү программасының презентациясен үткәрде.

СМС-хәбәр системасы турында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы урынбасары Нияз Булатов сөйләде. Быел, Нияз Булатов сүзләренә караганда, СМС-хәбәр буенча 450дән артык хуҗалык мәгълүмат алачак. Хәбәрләрдә үсемлекләрдә барлыкка килгән зарарлы объектлар турында, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш башлау сроклары турында мәгълүмат һәм тәкъдим ителә торган препаратлар күрсәтеләчәк.

Агымдагы елның 4 сентябренә Татарстан Республикасы хуҗалыкларына ашлык культураларындакорткычдлар һәм авырулар барлыкка килү турында 42 СМС-хәбәр җибәрелдгән.

Киңәшмәнең гамәли өлешендә югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркына, Иске татар бистәсенә бару планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International