Казанда һәр елны көзен Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Быел авыл хуҗалыгы продукциясен кулайрак бәяләрдән 6 сентябрьдән башлап сатып алырга мөмкин булачак.
“Казан” агросәнәгать паркына Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче, Алексеевск муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ИК” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ), “Арча” ҖЧҖ, “Мутинуллин” ИП кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.
Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) Яңа Чишмә, Спас муниципаль районнары, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсе Дәрвишләр бистәсендә дә Дәрвишләр пос., Совет ур., 18 адресы буенча, Сәид-Галиев ис. Мәдәният йорты каршында узачак. Бу ярминкәгә Алексеевск муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ, кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.
Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татагрохим” ААҖ һәм Биектау муниципаль районы продукциясе булачак.
Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, Татарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ продукциясен Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә сатып алырга мөмкин булачак.
Вахитов районының Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе продукциясе булачак.
Быел тагын бер яңа ярминкә эшли башлаячак, ул Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә урнашачак. Бу мәйданда беренчеләрдән булып Кама Тамагы муниципаль районы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы) товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачаклар.