Биектау районында “Бөреле” ЯАҖ базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Биектау муниципаль районы башлыгыРөстәм Кәлимуллин катнашты.
«Любослава» ҖЧҖ республикада яңа дуңгыз комплексы төзергә планлаштыра. Дуңгыз комплексы 12 мең башка исәпләнә, бу предприятиенең базар бәяләренә бәйлелеген киметәчәк һәм «Любослава» продукциясенә бәяләрне тотракландырачак, дип фикер йөртә предприятие җитәкчелеге. Бу хакта һәм предприятие эшчәнлегенең башка аспектлары турында бүген журналистларга «Любослава» ҖЧҖнең башкарма директоры Рөстәм Чегадаев предприятиегә матбугат туры кысаларында сөйләде.
2013 елның гыйнварыннан 2014 ел октябренә кадәр чорда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУ базасында “Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры” өстәмә белем программасы буенча укулар уздылар (соңыннан квалификация бирелде).
Сарман аграр көллияте базасында һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыМарат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасының Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. 2013 елда да шул ук чамада бал җыелган булган. Бу хакта «Татар-информ» агаентлыгы корреспондентына Саба районының Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Фәнил Сираҗиев хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга дәүләт контроле чаралары турында сөйләде.
Иртәгә, 20 декабрьдә, «Казан дәүләт ветеринария академиясе» югары һөнәри белем бирү федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Ачык ишекләр көне узачак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округында кайбер авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең торышы һәм азык-төлек продуктларының минимальҗыелмасының үзкыйммәте турында фикер алыштылар. Тулаем алганда, бу күрсәткеч 2856,02 сум яки 3,9%ка артыграк.
Иртәгә, 20 декабрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.