ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Кичә, 29 декабрьдәБалтач муниципаль районының Балтач ш.т.п-да «КФХ Зарипов» территориясендә терлек чалу пунктын ачу тантанасы булды. 
Россиядә быел беренче мәртәбә диярлек рапстан рекордлы уңыш алынды, ул үсемлек мае һәм терлекчелек ихтыяҗына азык аксымы алу өчен кирәкле иң мөһим культураларның берсе. Росстат мәгълүматлары буенча 1,45 млн. тоннадан артык май орлыгы җыелган. Бу – үзган елгы күрсәткечтән 4,4%ка артыграк (2013 елда – 1,39 млн. тонна). Ил буенча уртача уңыш - 13,9 ц/га (2013 елда – 12,4 ц/га).

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Ел башыннан алып шәһәрнең 14 мәйданчыгында 150 ярминкә үткәрелде. Ярминкәләргә 700 млн. сумнан артык 18,5 мең тонналап товар чыгарылды.
2015 елның 16-25 гыйнварында «Мессе Берлин» (Берлин шәһәре) күргәзмә комплексытерриториясендә сәнәгать, бакчачылык, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы «Яшел атна – 2015» халыкара сәүдә күргәзмәсе узачак.
2014 елның 26-28 декабрендә Сарман авылында Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» ХI нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында Авыл районнары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.

26
декабрь, 2014 ел
җомга

25 декабрьдә «Сервис-Агро» ҖЧҖтә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында бәрәңге һәм яшелчә җитештерүчеләр белән киңәшмә узды.


Иртәгә27 декабрьдәКазан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге ярминкәләр узачак.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе” темасына киңәшмә узды.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 декабрьгә оператив белешмәләренә караганда, тәүлегенә 2774,5 тонна сөт җитештерелгән, бу – узган елның шушы чоры күрсәткечләренә караганда 145,3 тоннага, ягъни 6 процентка артыграк.


Санкцияләр шартларында бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясе өлкәсендә импортны алмаштырумәсьәләсе кискенләште. Безнең товар җитештерүчеләр азык-төлек базарын ит, сөт, йомырка, ак май, яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулыландырырга әзер, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре”газетасы.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International