Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану мәсьәләсендә без тәртип урнаштырырга тиеш

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга дәүләт контроле чаралары турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков такатнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан Республикасында барлык җирләрнең гомуми күләменнән 4,6 млн. гектары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шулардан 3,3 млн. гектары – сөрүлек җирләре. Шул ук вакытта 4,6 млн. гектардан 2,2 млн. гектары гражданнар милкендә.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә дәүләт контроле кысаларында күрелгән чараларнәтиҗәсендә 26,8 мең гектар җир әйләнешкә кергән. Моннан тыш, кулланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне алу мөмкинлеге турында 201 күрсәтмә бирелгән һәм 20дән артык кисәтү ясалган.

Җир – безнең төп җитештерү чарасы, шуңа күрә аңа мөнәсәбәт тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны һәм ташландык җир кишәрлекләре проблемасын хәл итүне контрольгә алуда активлык күрсәтергә өндәде. Без бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга тиеш, диде ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International