Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округында кайбер авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең торышы һәм азык-төлек продуктларының минимальҗыелмасының үзкыйммәте турында фикер алыштылар. Тулаем алганда, бу күрсәткеч 2856,02 сум яки3,9%ка артыграк.
Марий Эл Республикасында – 2797,82 сум, 4,8%ка артыграк. Мордовиядә – 2761,99 сум, 3,9%ка артыгарк. Татарстанкүрсәткечләре 2813 сум, 3,8%ка артыграк. Удмуртиядә – 2870,24 сум, 3,4%ка артыграк. Чуаш Республикасында азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы 2768,65 сум тәшкил итә, 4,4% ка артыграк.
Марий Эльда яшелчәләргә, сөт продуктларына бәяләрнең артуы күзәтелә. Шул ук вакытта иавык итенә бәяләр 1,3%ка кимрәк, тере балыкка – 1,1%ка, фураж юодаена – 17,6%ка, тарыга 15,5%ка кимрәк..
Мордовиядә сөт һәм сөт продуктларына бәяләр арткан. Сыер итенә бәяләр 3,2%ка төшкән, дуңгыз итенә – 6,8%ка, тавык итенә – 4,6%ка, сөткә – 2,3%ка, карабодайга – 23,8%ка, бодай онына 12,6%ка төшкән.
Татарстанда сыер итенә бәяләр 3,2%ка төшкән, дуңгыз итенә – 28,9%ка, тавык итенә – 1,4%ка, сөткә – 3,2%ка, тере балыкка– 1,1%кам, тозлы сельдь балыгына 1,2%ка төшкән. Шул ук вакытта төбәктә яшелчә продукциясенә бәяләр сезонына күрә тотрыклы булуы күзәтелә.
Удмуртия һәм Чуаш Республикаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең дуңгыз итенә бәяләре төшкәне күзәтелә.