Биектау районында “Бөреле” ЯАҖ базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Биектау муниципаль районы башлыгыРөстәм Кәлимуллин катнашты.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның ике бүлекчәсендә булдылар. Чыпчык бүлекчәсенең сөт комплексында алар терлекләрнең кышлау шартлары белән таныштылар. Генераль директорның терлекчелек буенча урынбасары Рамил Мөстәкимов эшне оештыру турында сөйләде. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә бозауларны эчерү өчен куелган автоматның ничек эшләвен күрсәттеләр. Бу җайланма һәр бозауның күпме сөт эчкәнен тикшереп торырга мөмкинлек бирә, әлегә ул шушы хуҗалыкта гына бар.
Кунакларга Бөреле сөт-товар фермасында бозауларны бәйсез тоту һәм яшь бозаулар өчен яңа ферма төзелзәчәге турындасөйләделәр. Районның барлык хуҗалыкларында кебек үк, 1770 баш сыер тотыла торган “Бөреле” ЯАҖында да терлекчелекнең продуктивлылыгын арттыру өстендә ныклап эшләргә кирәк. Районда сөт җитештерүне арттыру бурычы куелган.
Семинарда катнашучылар шулай ук бәрәңге саклана торган урынны карадылар, машина-трактор паркында булдылар. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы турында генераль директорның техника буенча урынбасары ИлшатСибгәтуллин сөйләде. Ремонтны механизаторлар үзләре ясый. Тырмалар ремонтланып беткән инде. Бүгенге көндәкультиваторларны, дисклы тырмаларны һәм тракторларны язгы чәчүгә әзерләү эшләре башкарыла, дип хәбәр итә «Биектау яңалыклары» газетасы.