Казан дәүләт ветеринария академиясендә Ачык ишекләр көненә кунаклар көтәләр

2014 елның 19 декабре, җомга

Иртәгә, 20 декабрьдә, «Казан дәүләт ветеринария академиясе» югары һөнәри белем бирү федеральдәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Ачык ишекләр көне узачак.

Кунаклар алдында академиянең ректоры профессор Галимҗан Кәбиров, проректорлар, деканнар һәм югары уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре чыгыш ясаячаклар. Булачакабитуриентлар һәм аларның ата-аналары белән белән очрашуга дәүләт структуралары вәкилләре дә чакырылган, болар:Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил ХәмидуллинТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Альфред ШәйхетдиновОчрашуда катнашучылар өчен чара ахырында академиянең музейлары һәм кафедралары буйлап экскурсия оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International