Сарман аграр көллияте базасында һөнәри белемне үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыМарат Җәббаров катнашты.
Чарага һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Републикасының мәгарифне үстерү институтывәкилләре һәм «Агросила групп» ЯАҖ белгечләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә катнашучылар башта «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор паркында булдылар, анда авыл хуҗалыгы техникасының кышкы сакланышка куелышы белән таныштылар. Агрофирма районда эшләүче эре инвестор – «Агросила групп» ЯАҖ предприятиеләре составына керә.
«Агросила групп» ЯАҖ районда 2005 елдан эшли башлый, шул чордан бирле төп капиталга аның инвестицияләре күләме 2 млрд. 691 млн. сум тәшкил итә. Яңа технологияләр үзләштерү, заманча техникаларда эшләү, билгеле, беренче чиратта, инвестор ярдәменә бәйле. Соңгы елларда район бөртеклеләр, шикәр чөгендере җыеп алу һәм тапшыру буенча республикада әйдәүчеләр рәтендә бара. Агрофирмаларда аграр көллият әзерләп чыгарган белгечләр эшли.
Киңәшмәдә агымдагы елда һөнәри белем өлкәсе эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. “2014 ел һөнәри белем системасында нигездән үзгәртеп корулар елы булды”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул шулай ук җирле аграр көллият эшчәнлегенә югары бәя бирде.