Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре өчен оештырылган укулар тәмамланды.
2014 елның 17-18 декабрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУ базасында муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре өчен укулар узды.
Программада ВТО һәм икътисадый санкцияләр шартларында икътисадның аграр секторының нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтен арттыру мәсьәләләре; авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме механизмнары һәм рәвешләре; игенчелекне һәм терлекчелекне алып баруның заманча технологияләре; предприятиятиеләр белән идарә итү, бизнес-планлаштыру һәмбюджетлаштыру; мәгълүмат технологияләреннән файдалану; авыл хуҗалыгында инновацияләр; террриторияләрнең эпизоотик иминлеген тәэмин итү; ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге; АПКны фәнни тәэмин итү; тармакны техник яңарту мәсьәләләре каралды.
Бүген уку программасы кысаларында “Икътисад һәм АПКга идарә итү” программасы буенча семинар-киңәшмә узды, андаминистрның беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Марат Җәббаров, ТәлгатьТаһирҗанов, АПКның эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ директоры Марсель Таһиров бүгенге шартларда АПКны фәнни тәэмин итү нигезләре турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Ул Татарстан Республикасында туклыклы матдәләр балансы, чәчүлекләрдәге күпьеллык үләннәр структурасын камилләштерү темаларына кагылды. Шулай ук Татарстан Республикасы шартларында үстерүгә тәкъдим ителә торган күпьеллык кузаклы үләннәрнең төрләре һәм сортлары турында сөйләде. Марсель Таһиров: “Һава шартларына, тышкы икътисадый кризисларга, кемнеңдер геосәяси мәнфәгатьләренә бәйле булмыйча, иминлек тәэмин итү юлы – Татарстан җирен савыктыру, аның көчен арттыру, ягъни аның уңдырышлылыгын күтәрү, аны чүп-чардан, авырулардан һәм корткычлардан арындыру ул”, дип билгеләп үтте.
Аннары министрның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов ел йомгаклары һәм 2015 елга игенчелек тармагы алдына куелган бурычлар турында чыгыш ясады.
Очрашу ахырында Николай Титов киңәшмәдә катнашучыларга АПК алдында торган бурычлар турында сөйләде. Болар - язгы кыр эшләренә вакытында әзерләнү, баланс комиссияләрен уздыру, кадрлар мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм башкалар. Министрның беренче урынбасары Николай Титов шулай ук эчке резервлардан актив файдаланырга һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен чаралар күрергә өндәде.