Татарстан Республикасының Саба районында быел 180 тоннага якын бал җыйганнар. 2013 елда да шул ук чамада бал җыелган булган. Бу хакта «Татар-информ» агаентлыгы корреспондентына Саба районының Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Фәнил Сираҗиев хәбәр итә.
Умарта күчләренең саны үткән елгы дәрәҗәдә калган. Быел шулай ук яңа умарталыклар да барлыкка килмәгән. Ф.Сираҗиев фикеренчә, бу балның аз сатылуына бәйле, балга ихтыяҗ юк диярлек.
Район умартачылары ел дәвамында узган ел җыелган шифалы продуктның яртысын гына диярлек сата алганнар. Үткән елдан калган балга тагын 2014 ел балы да өстәлгән.