2013 елның гыйнварыннан 2014 ел октябренә кадәр чорда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУ базасында “Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры” өстәмә белем программасы буенча укулар уздылар (соңыннан квалификация бирелде).
Укуларда катнашу өчен авыл җирлекләренең югары белемле белгечләре һәм башлыклары сайлап алынды. Уку программасына “Эшлекле аралашу психологиясе”, “Идарә итү теориясе”, “Дәүләт һәм муниципаль финанслар”, “Җир законнары нигезләре һәм җир мөнәсәбәтләрен җайга салу”, “ Муниципаль хокук”, “Муниципаль менеджмент” кебек фәннәрне өйрәнү (20дән артык) кертелгән иде. Укырга килүчеләр дәүләт һәм муниципаль, җир законнары, персонал белән идарә итү өлкәсендә белем алдылар, дәүләт һәм муниципаль идарә, салым законнары, мәгълүмат технологияләре нигезләрен өйрәнделәр. Соңыннан дәүләт имтиханнары тапшырдылар.
23-24 декабрьдә чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булачак. Аннары аларга “Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры” квалификациясе биреп, дипломнар тапшырачаклар, дип хәбәр иттеләр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” ФДБМУның “Икътисад һәм социаль-гуманитар фәннәр” кафедрасында.