«Любослава» ҖЧҖ республикада яңа дуңгыз комплексы төзергә планлаштыра. Дуңгыз комплексы 12 мең башка исәпләнә, бу предприятиенең базар бәяләренә бәйлелеген киметәчәк һәм «Любослава» продукциясенә бәяләрне тотракландырачак, дип фикер йөртә предприятие җитәкчелеге. Бу хакта һәм предприятие эшчәнлегенең башка аспектлары турында бүген журналистларга «Любослава» ҖЧҖнең башкарма директоры Рөстәм Чегадаев предприятиегә матбугат туры кысаларында сөйләде.
«Любослава» ҖЧҖ дуңгыз итеннән төрле продукция җитештерә: сосискилар, төрле казылыклар, шулай ук башка затлы ризыклар. Предприятиенең баш технологы Илгиз Шакиров әйтүенчә, чыгарыла торган продукциядә натураль ингредиентлар өстенлек итә. «Без продукция җитештергәндә, кыйммәт булса да, бары тик натураль ингредиентлар гына кулланырга тырышабыз. Продукциянең сыйфатына һәм бәясенә карап, сатып алучының аңа булган ихтыяҗы билгеләнә”, - дип ассызыклады ул.
Предприятиедә чисталыкка аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, терлек сую урыны эш тәмамлангач юу чаралары белән эшкәртелә. Цехларга керер алдыннан эшчеләр душта юыналар һәм махсус кием кияләр. Конвейерда ветеринар эшли, ул итләрдән анализ ала. «Итнең чисталыгы – иң мөһим сыйфат», – диде Чегадаев.
Предприятиенең продукциясе уртача бәяләрдән сатыла. Әмма соңгы икътисадый вакыйгаларга бәйле бәяләр әзрәк күтәререлергә мөмкин, диде башкарма директор. «Без бүген базар бәяләренә бик бәйле”, - дип ассызыклады ул. Шуны сәбәп итеп, предприятие җитәкчелеге яңа дуңгыз комплексы төзергә уйлый. «Бу базар бәяләренә бәйлелекне киметәчәк, чөнки иткә бәяләр атна саен үзгәреп тора”, - дип өстәде башкарма директор.
«Любослава» продукциясе республика районнарына, шулай ук Удмуртиягә, Башкириягә һәм Свердловск өлкәсенә чыгарыла.2015 елда предприятие Мәскәү рестораннары өчен затлы ризыклар чыгара башлаячак. «Безнең продукция конвейер өчен түгел, ә күбрәк индивидуаль. Без үз продукциябез белән теләсә кайсы клиентка яраклаша алабыз», – дип билгеләп үттеЧегадаев.
Предприятиенең эшләре уңышлы булса да, проблемалар да читтә калмый. Аерым алганда, башкарма директор сүзләреннән күренгәнчә, җитештерүчеләргә хәзер сәүдә челтәрләре киштәләренә эләгүе авыр. Киләчәктә сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр арасын җайга сала торган федераль закон кабул ителүенә өметләнә Чегадаев. «Ахыр чиктә, без үзебез җитештергән продукцияне сәүдә челтәрләренә сатып алучы өчен кулай бәяләрдән чыгаруга омтылабыз», – дип билгеләп үтте ул.