Чистай районында гаилә фермалары саны артачак

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Санкцияләр шартларында бигрәк тә авыл хуҗалыгы продукциясе өлкәсендә импортны алмаштырумәсьәләсе кискенләште. Безнең товар җитештерүчеләр азык-төлек базарын ит, сөт, йомырка, ак май, яшелчәләр һәм бәрәңге белән тулыландырырга әзер, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре”газетасы.

Бу мәсьәләне хәл итүдә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар төп рольне уйныйлар. Республика хакимияте гаилә фермаларын арттыру турында да уйлый. Бүгенге “түгәрәк өстәл” дә шул темага багышланган иде, андакрестьян (фермер) хуҗалыкларына, яшь фермерларга, гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча федераль, региональ һәм муниципаль акчаларны файдалану турында сүз алып барылды.

– Мондый «түгәрәк өстәлләр» Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов инициативасы белән оештырыла, – дип ассызыклады Министрлыкның предприятиеләрне реструктуризацяләү һәмагробизнесны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин. – Хәзер бигрәк тә авыллар ярдәмгә мохтаҗ, һәм монда фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү төп инструмент булырга тиеш.

Республикада биш ел инде гаилә фермаларын төзү программасы эшләп килә. Ул Чистай районында да үзен күрсәтте. Районда сөт җитештерү буенча, эре мөгезле терлек симертү буенча 28 гаилә фермасы бар. Соңгы елларда фермер хуҗалыкларына муниципаль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә башлады. Мәсәлән, 10 һәм аннан артык сыеры булган хуҗалыкларга бушлай сыер саву аппаратлары бирделәр. Ел ахырында тагын 30 хуҗалыкка шундый аппаратлар биреләчәк. Киләсе елда 5 һәм аннан күбрәк сыер асраган хуҗалыкларга да шундый ярдәм күрсәтеләчәк.

Бу мәсьәләдә дәүләт ярдәме бик кирәк, - диде муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыИван Чурин, – мәсәлән, 24 башка сыер фермасы төзү өчен генә дә 3,5 миллион сумга якын акча тотарга кирәк. Авыл кешеләре бу чыгымны күтәрә алмый, шуңа күрә дә дәүләт үз бизнесын оештыручыларга ярдәм итәргә тырыша.

Яшь фермерларның тәвәкәлләп эш башлап җибәрүләрен дә истә тотарга кирәк. Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ләйсән Кәшапова андыйларга Эшкуарлыкка ярдәм фондының гарантия фондыннан ярдәм күрсәтергә кирәк, дип саный. Фермер хуҗалыкларының һәм башка кече хуҗалыкларның илнең азык-төлек продукциясен җитештерүгә үзләреннән шактый өлеш кертүләрен истә тотарга кирәк. Алар аграр Россияне торгызуда иң зур көч.

Татарстанда 4,5 мең крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Алар халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Быел кече хуҗалык рәвешләрен үстерүгә республика бюджетыннан 1,8 млрд. сумнан артык акча бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International