Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Зәй зонасында чөгендер игүне арттыру концепциясе буенча фикер алыштылар

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Зәй зонасында чөгендер игүне үстерү концепциясе” темасына киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмеәов, министрның береняе урынбасары Николай Титов, министр урынбасарларыТәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, "Сетевая компания" ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Агросила групп" ЯАҖнең генераль директоры Илдар Гимадиев, "Агросила групп" ЯАҖнең генераль директоры киңәшчесе РинатГобәйдуллин, «Зәй шикәре» ААҖнең генераль директоры Шамил МинһаҗевЗәй муниципаль районы башлыгы РәзифКәримовЗәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты.

Илдар Гимадиев үз нотыгында 2015-2-21 елларга "Агросила групп" ЯАҖнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Максат - "Агросила групп" ЯАҖнең агрофирмалары тарафыннан чөгендер җитештерү һәм эшкәртү күләмнәрен елга 1,2 млн тоннага кадәр җиткерү. "Агросила групп" ЯАҖ генераль директоры Илдар Гимадиев шулай ук республиканың шикәр чөгендере һәм рапс җитештерүне планлаштыручы районын атап китте. 2015 елга 26 мең га мәйданның шикәр чөгендере чәчү өчен әзер булуы турында да әйтелде. 360 млн сумга яңа техника сатып алынган. В планда – грануллы чөгендер түбе складын төзү. Башка юнәлешләр һәм тармаклар турында да әйтелде: кошчылык, ашлык, рапс җитештерү, башка авыл хуҗалыгы культураларын үстерү.

Министр чөгендер игүне арттыру концепциясе буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр әзерләп бирергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International