Татарстанда бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләр ассоциациясе төзелде

2014 елның 26 декабре, җомга

25 декабрьдә «Сервис-Агро» ҖЧҖтә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында бәрәңге һәм яшелчә җитештерүчеләр белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә нотык белән «Сервис-Агро» ҖЧҖнең үсемлекләрне яклау белгече Марат Шәрәфетдинов чыгыш ясады. Ул яшелчә һәм бәрәңге үстергәндә кулланыла торган препаратларның төрләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. «Сервис-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Габделхәй Кәримов бәрәңге утыртканда һәм чыгарганда заманча технологияләр куллану темасына кагылды, хуҗалыкта бәрәңге үстерү үзенчәлекләренә тукталды. «Дәүләтов» КФХ башлыгы Нәсим Дәүләтов сугару юлы белән кишер үстерү, эшкәртелгән һәм фасовкаланган продукцияне сату тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Земляки» КФХ башлыгы Аппаков Владимир үз чыгышында бәрәңгене җыйганда һәм саклаганда җибәрелә торган хаталарны күрсәтеп китте, бәрәңге һәм кишер сортларының үзенчәлекләре турында сөйләде.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасының бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләр ассоциациясен төзү турында карар кабул иттеләр, әлеге оешманың бурычлары һәм максатлары буенча фикер алыштылар. Яңа ассоциациянең рәисе итеп игенчелек буенча консультант Илдус Вәлиев сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International