Татарстанда тәүлегенә 2774,5 тонна сөт җитештерелгән

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 декабрьгә оператив белешмәләренә караганда, тәүлегенә 2774,5 тонна сөт җитештерелгән, бу – узган елның шушы чоры күрсәткечләренә караганда 145,3 тоннага, ягъни 6 процентка артыграк.

Сөт җитештерү күләмнәре буенча Балтач (155,9 т), Мамадыш (140,0 т), Арча (133,8 т) һәм Кукмара (133,5 т) муниципаль районнары алда бара.

Шушы ай башына савым 55,9 тоннага арткан.

Бер сыерга туры килә торган уртача тәүлеклек иң күп савым Мамадыш муниципаль районында – (17,8 кгӘтнә – (17,7 кг)Саба (16,4 кг) һәм Балтач (15,9 кг) районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International