2014 елның 26-28 декабрендә Сарман авылында Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» ХI нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында Авыл районнары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.
Ярышларда республика муниципаль районнарыннан 15 команда катнашты. Катнашучыларның саны 100дән артык иде.
Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта классик стильдә 3 км дистанциядә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын – Закирова Гүзәлия (Ютазы районы) 9.31.5;
II урын – Постникова Влада (Спас районы) 9.56.3;
III урын – Гиниятуллина Гөлчәчәк (Сарман районы) 10.13.0.
Ирләр арасында шәхси зачетта классик стильдә 5 км дистанциядә урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын – Бондарев Игорь (Спас районы) 14.24.0;
II урын – Бикмуллин Алмаз (Буа районы) 14.30.2;
III урын – Григорьев Алексей (Балтач районы) 14.47.3.
Өч көн ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында I урынны Ютазы муниципаль районы командасы, II урынны – Спасмуниципаль районы, III урынны Аксубай муниципаль районы командасы алды.
Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр.