ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Мелиорация өлкәсендәге законнарны төгәлләштерү һәм шул өлкәдә хокук мөнәсәбәтләрен детальләштерү максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Җирләрне мелиорацияләү турында”гы федераль законның яңа редакциясе эшләнде. Бүген бу тармак 1996 елгы федераль закон буенча эшли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 3013,6 тонна сөт җитештерелгән, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 139,5 тоннага, ягъни 5 проценткакүбрәк.
20-22 февральдә Сарман авылында Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Актаныш районында 2014 елның җәеннән продукция әзерләү, эшкәртү һәм сату буенча фермер кооперативын төзү буенча эш башланды.
«Умартачылык идарәсе» ДБУ хәбәр иткәнчә, 2015 елның 24 февраленнән мартына кадәр республика умартачылары «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру»программасы буенча квалификацияләрен күтәрәчәкләр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төбәкләргә 20 033 млн. сум субсидияләр күчерелде (2015 елның 19 февраленә). Ярдәм алучыларның турыдан-туры үзләренә авыл хуҗалыгына ярдәмгә Федерациясе субъектлары тарафыннан 1 676 млн. сум җибәрелде (бүленгән федераль бюджет акчаларының 8 %ы).

22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы эшкуары 1,5 тонна күркә ите җитештергән. Инсаф Миңгалиевнең партнерлары Зеленодольск районының«Индейка» кооперативы хезмәткәрләре, бу хакта ул үзе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.
21 февральдә Казан шәһәренең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

20
февраль, 2015 ел
җомга
20 февральдә Идел бу агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” ААҖ конгресс-үзәгенең “Идел” конференц-залында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә  «Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, торгызу һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле файдалануны арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды.
19 февральдә Идел бу агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” территориясендәге “Кама” конгресс-үзәгенең конференц-залында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадыйнәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International