Актаныш районында 2014 елның җәеннән продукция әзерләү, эшкәртү һәм сату буенча фермер кооперативын төзү буенча эш башланды.
Фермерларны һәм авыл яшьләрен эшкә өйрәтү буенча консультация һәм оештырумәсьәләләрен фермерлар һәм эшкуарлар белән бергәләп Башкорт дәүләт аграр университеты аспиранты, икътисад фәннәре кандидаты Ренат Мамаев, Татарстан Республикасы Икътисадминистрлыгының «Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең төбәк районара (6 район)вәкиле Булат Шәйхразиев хәл итәләр.
Эшкуар Гаяз Абзалов көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының элеккеге бинасында (ул аны сатып ала) уку классын һәм сөйләшүләр алып бару өчен кабинет ясый һәм аларны җиһазлый (Актаныш авылында эшлекле үсеш һәм кооперация үзәге). Шул ук бинада югары сыйфатлы ат итеннән фирма казылыгы эшләү цехы һәм азык продукциясен сату өчен сәүдә нокталары да бар.
Үзәктә атна саен (чәршәмбе һәм җомга көннәрендә) авыл хуҗалыгы кооперациясе, менеджмент, логистика,бәяләр билгеләү, фермер продуктын әйләнешкә чыгару һәм сату нигезләрен белергә теләүче авыл яшьләре һәм фермерлар өчен укулар һәм консультация оештырыла.
Сәүдә нокталарында һәм Актаныш авылы базарында оештырылган фермер сөт продукциясен (сөт, каймак, кефир һәм эремчек) сату уңышлы уза. Җирле эшкуарларның сәүдә челтәрләрендә дә фермер продукциясе кызыксыну уята.
Базарда сыер ите саткан фермерларның берсе эре мөгезле яшь терлек сатудан алган керем кадәр табыш алган.
Район эшкуарлары әлегә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча базар бушлыкларын тутырырга нишләптер ашыкмыйлар (яшелчә үстерү, теплица бизнесы, төрле төрдәге кош-корт үстерү беләншөгыльләнергә була). Шул ук вакытта күрше Мөслим һәм Азнакай районнарында фермерлар моның беләнактив шөгыльләнәләр. Бу районнарда фермерлар 500 меңгә якын кош-корт үстерәләр.
Актаныш районында эшкуарлар 350дән әз генә күбрәк, ә Азнакай районында аларның саны 7 меңгә якын, Сарман районында – 800, барлык халкы бары тик 20 мең булган Ютазы районында 500 эшкуар бар. Ә районда моның белән кызыксынучылар да бар, югыйсә, мәсәлән, 2014 елда Актаныш эшкуарлары «Лизинг-грант»конкурсында иң актив катнашучылардан булдылар һәм 15 кешегә 15 млн. сумга якын грантлар алдылар. Бу – Татарстан Республикасы районнары арасында (авыл юнәлешендә) беренче урын.