Мелиорация өлкәсендәге законнарны төгәлләштерү һәм шул өлкәдә хокук мөнәсәбәтләрен детальләштерү максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Җирләрне мелиорацияләү турында”гы федераль законның яңа редакциясе эшләнде. Бүген бу тармак 1996 елгы федераль закон буенча эшли.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Павел Семенов билгеләп үткәнчә, закон проекты тулысынча бүгенге көн чынбарлыгына туры килергә тиеш, ә анда язылган нормалар тармакны үстерүнең иң мөһим бурычларын – мелиоратив комплексны модернизацияләү, ахыр чиктә, аның Россия Федерациясенең азык-төлек иминлеге доктринасы һәм импортны алмаштыру курсы нигезендә агросәнәгать җитештерүен арттыруга китерә торган инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруны – хәл итәргә тиеш.
Документ җирләрне мелиорацияләү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган башка федераль законнар һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон актлары, ведомство актлары нормалары һәм таләпләре нигезендә эшләнде. Болар, аерым алганда, Россия Федерациясенең Җир, Су, Шәһәр төзелеше кодекслары, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы, “Гидротехник корылмалар иминлеге турында” федераль законнар һәм “Биналар һәм корылмалар иминлеге турында техник регламент”.
Федераль закон проекты белән мелиорация өлкәсендәге төп төшенчәләрне төгәлләштерү һәм билгеләү,федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары һәм җирле үзидарә органнары арасында әлеге өлкәдә вәкаләтләрне чикләү, мелиорация системаларын, мелиорация объектларын, мелиорацияләнгән җирләрне һәм аларга хокукларны теркәү һәм исәпкә алу механизмнарын беркетү күздә тотыла. Моннан тыш, җайга салулар мелиорацияләүне үстерүгә хосусый инвесторларның катнашуын, шулай ук мелиорация системаларын кулланып су бирү һәм су җыю буенча түләүле хезмәтләр принцибын кертүне таләп итә.
Закон проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2015 елның 6 мартына кадәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаментында түбәндәге электрон почта адреслары буенча кабул ителә: m.rykunov@mcx.ru и d.merenkova@mcx.ru.