Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы эшкуары 1,5 тонна күркә ите җитештергән

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы эшкуары 1,5 тонна күркә ите җитештергән. Инсаф Миңгалиевнең партнерлары Зеленодольск районының«Индейка» кооперативы хезмәткәрләре, бу хакта ул үзе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.

Инсаф Миңгалиевнең крестьян-фермер хуҗалыгы 2014 елдан эшли башлый. Шул вакыт эчендә бу предприятие 1,5 тонна күркә ите җитештергән. Моннан тыш, Инсаф Миңгалиев кварталга бер мәртәбә Зеленодольск районы партнерларыннан үстерү өчен 100әр баш чебеш сатып ала. Суйганнан соң, күркә ите Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чыгарыла.

Киләчәктә күркә итен сату күләмнәре артачак, дип ышандыра Миңгалиев – предприятие күркә үрчетү буенча “Гаилә фермалары” республика программасына кергән. Ел саен 2 меңгә якын күркә үстерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International