ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Евразия икътисад комиссиясе Советының 2013 елның 9 октябрендәге 68 номерлы карары белән “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең Техникрегламенты кабул ителгән иде, ул 2014 елның 1 маеннан гамәлгә керде. Регламентның җайга салу объектлары – сугым продуктлары һәм ит продукциясе, ягъни аларны җитештерү, саклау, ташу, сату һәм утильләштерү процесслары.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Узган атна ахырында Биектау районының чыгарылыш сыйныф укучылары район җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, республика аграр югары уку йортлары мөгаллимнәре белән очраштылар.
2 мартта Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында (ТИПКАда) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә республикада балыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Агымдагы елда спортның әлеге төре буенча Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган ике ярыш булып узды. 2015 елның февралендә Кадрәк гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында 1995 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт “Көрәше” буенча команда беренчелегенә ярышлар булды. 

27
февраль, 2015 ел
җомга
Иртәгә28 февральдәКазан шәһәренең 9 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Роза һәм Расыйх Шәфиковлар узган елда 30 тоннага якын сөт сатканнар. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, хуҗалыкта берничә сыер асрап, сөт сату хисабына гаилә бюджетын тулыландыручы гаиләләр шактый.

26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда дару чималын җыю артты. Дару үләннәренең һәм җимешләренең бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә. Анда Татарстан Республикасы даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул иткәннәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш визиты белән Курганга килде.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Атнә муниципаль районы Советы сессиясе эшендә катнашты.
Бүген, 25 февральдәКама Тамагы районының Мәдәният йортында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International