20 февральдә Идел бу агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” ААҖ конгресс-үзәгенең “Идел” конференц-залында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә «Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, торгызу һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле файдалануны арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада «Росагролизинг» ААҖ, «Татагролизинг» ААҖ вәкилләре, авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итеп торучылар, сервис оешмалары һәм ремонтлау предприятиеләре җитәкчеләре, “Идел буе дәүләт зональ машина-сынау станциясе» ФДБУ һәм Казан дәүләт аграр университеты галимнәре, республика муниципаль районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында авыл хуҗалыгы техникасына вакытында һәм сыйфатлы техник хезмәт күрсәтү һәм аны ремонтлау, чит ил техникасына запас частьләр табыштыру һәм авыл хуҗалыгы машиналарыннан нәтиҗәле файдалануны арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.