Авыл хуҗалыгы ярминкәләре мартта да булачак

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

21 февральдә Казан шәһәренең 8 мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Казанлылар кичә арзанрак бәяләрдән төрле продукция сатып ала алдылар: бәрәңге, яшелчәләр, бал, сыер мае, үлчәүле сөт, йомырка, дару үләннәре һ.б. товарлар. Сату өчен үз продукцияләрен республиканың төрле районнары һәм «Ак Барс» «Холдинг компаниясе» ААҖ, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Лаеш филиалы, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Татарстан кулланучылар берлеге», «Эдельвейс-М» сөт продуктлары комбинаты» ЯАҖ, «Просто молоко» ИК ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы АПКсының башка предприятиеләре алып килде. Ярминкәгә 307 машина товар белән килгән иде. Муниципаль районнардан ит-сөт, яшелчә, балык, бакалея әйберләре алып килгән товар җитештерүчеләр, җирле азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, шәхси эшкуарлар 23,7 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттылар.

Бәяләр мониторингыннан күренгәнчә, ярминкәләрдә бәяләр тотрыклы, алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән һәм аннан да түбәнрәк дәрәҗәдә саклана. Мәсәлән,карабодай ярмасы 45 - сумсыер ите 250-280 сумсөт – 28 сумкыяр («Майский» ТК) - 88 сум, помидор ( «Майский» ТК ) - 120 сум һ.б. 

Шәһәрнең Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта: “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрный ур., 2) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7 йорт, “Дәрвиш” базары территориясендә) оештырылды.

Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы продукциясен “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйданда сатып алырга мөмкин иде (Адоратский ур., 21).

Казанның Авиатөзелеш районында, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда (Дементьев ур., 39 йорт), республиканың муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен саттылар.

Шәһәрнең Мәскәү районында, Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ("Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә) шулай ук чагыштырмача арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин иде.

Киров районы халкы авыл хуҗалыгы продукциясен "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) сатып ала алды.

Казанның Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта узды: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча һәм Тинчурин урамы, 19 йорт мәйданчыгында.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә 2015 елның 1 апреленә кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International