Татарстанда тәүлек эчендә 3013,6 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 25 февральгә оператив белешмәләреннән күренгәнчә, тәүлек эчендә 3013,6 тонна сөт җитештерелгән, бу күрсәткеч узган елның шушы датасына караганда 139,5 тоннага, ягъни 5 проценткакүбрәк.

Сөт җитештерү күләмнәре буенча Балтач (165,8 т), Кукмара (158,5 т), Арча (155,0 т) һәм Мамадыш (147,6 т) муниципаль районнары алда бара.

Бу ай башына савым 108,6 тоннага арткан.

Бер сыердан уртача тәүлеклек савым: Әтнә муниципаль районында – 18,9 кг, Мамадыш районында – 18,1 кг,Саба районында – 17,2 кг, Балтач районында 16,6 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International