Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төбәкләргә 20 033 млн. сум субсидияләр күчерелде (2015 елның 19 февраленә). Ярдәм алучыларның турыдан-туры үзләренә авыл хуҗалыгына ярдәмгә Федерациясе субъектлары тарафыннан 1 676 млн. сум җибәрелде (бүленгән федераль бюджет акчаларының 8 %ы).
Федераль бюджет акчаларын үзләштерү проценты буенча лидерлар арасында Липецк һәм Мәскәү өлкәләре,Марий Эл Республикасы, Алтай крае, Рязань һәм Калининград өлкәләре.
Федераль бюджеттан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күчергән акчаларның 11 %ы төбәкләр тарафыннан игенчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү өченҗибәрелде.
Агросәнәгать комплексы идарәсенең төбәк органнары тарафыннан федераль бюджет акчаларының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә игенчелек өлкәсендә ярдәм итү өчен вакытында җибәрелүе аларның финанс-икътисад хәлләрен яхшырта. Бу шулай ук агымдагы елда язгы кыр эшләрен башкаруга заемнар алганда һәм кредитлар буенча процент ставкаларын билгеләгәндә банклар тарафыннан уңай карарлар кабул итүгә дә ярдәм итә.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә турыдан-туры ярдәм итү өчен субсидияләр бирүне тизләтү бүгенРоссия Федерациясе аерым субъектларының кирәкле норматив базасы булмау аркасында гына тоткарлана.