19 февральдә Идел бу агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” территориясендәге “Кама” конгресс-үзәгенең конференц-залында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең икътисадыйнәтиҗәлелеген арттыру» темасына түгәрәк өстәл узды.
Чарада республиканың эре банклары вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең икътисад һәм бухгалтерлык хезмәтләре вәкилләре, аграр югары уку йортлары галимнәре катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2014 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, сезонлы кыр эшләрен кредитлау шартлары, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне теркәү һәм файдаланылмаган җирләрне муниципаль милеккә күчерү, шулай ук хезмәткә түләүне кызыксындыру ысулларын гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.