20-22 февральдә Сарман авылында Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.
Ярышларда республика муниципаль районнарыннан 14 команда катнашты. Катнашучылар саны 100 кешедән артык иде.
Өч көнлек ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 нче урынны Саба муниципаль районы командасы алды, 2 нче урынны – Ютазы районы командасы һәм 3 нче урынны Спас муниципаль районы командасы алды.
Ярышларда җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.