Минзәләдә милли спорт “Көрәше” киң җәелеш ала

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда спортның әлеге төре буенча Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган ике ярыш булып узды. 2015 елның февралендә Кадрәк гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында 1995 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт “Көрәше” буенча команда беренчелегенә ярышлар булды. 2015 елның 1 мартында Хуҗәмәт авылында татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча “Хуҗәмәт РМЗ” ААҖ призына 1999 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында команда беренчелегенә ярышлар булды.

Ике ярышның да призерлары һәм җиңүчеләре грамоталар, медальләр һәм ярышлар спонсорыннан акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда кубок һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алган командалар дипломнарга ия булдылар.

Якын арада тагын ике ярыш булачак. 28 мартта 1997 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт “Көрәше” буенча Минзәлә шәһәрендә «Эльдорадо» көнкүреш һәм аудиовидеотехника кибетләре челтәрләре призларына Минзәләнең “Юбилейный” ДЮСШ” белем бирүучреждениесенең шәхси команда беренчелегенә ачык ярыш узачак. Бу традицион ярышта ел саен 100дән артык көрәшче катнаша. Төп спонсор - «Илнур» КФХ башлыгы Язкарь Биҗанов районның иң көчле яшүсмерләрен истәлекле призлар белән бүләкләячәк. Беренчелекнең иң мөхтәрәм кунаклары арасында - Минзәлә районыннан чыккан һәм районда милли спорт көрәшен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән атказанган тренерлар, милли көрәш буенча спорт осталары.

Шулай ук 2015 елның апрель башында 1999 елда һәм аннан соңрак туган яшүсмерләр арасында милли татар-башкорт спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы спорт осталары, милли татар-башкорт спорт “Көрәше” ветераннары Мәүлетдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призларына Минзәләнең “Юбилейный” ДЮСШ” белем бирү учреждениесенең шәхси команда беренчелегенә ярыш узачак. Бу ярыш инде берничә ел үткәрелә. Мәүлетдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов яшьләр өчен үрнәк булып торалар, Минзәлә районы үзенең шундый көрәшчеләре белән горурлана.

Милли татар-башкорт спорт “Көрәше” федерациясе республикада иң популяр спор төрләренең берсе буларак Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында 2013 елда оештырыла. Федерациянең рәисе - район башлыгы Айдар Сәлахов, башкарма директоры - “Илнур” КФХ башлыгы Язкарь Биҗанов.

Бүгенге көндә яшь көрәшчеләр белән шәһәр һәм район мәктәпләре базасында шөгыльләнәләр. Тренерлар бер үк вакытта Минзәләнең “Юбилейный” ДЮСШ” белем бирү учреждениесендә дә эшлиләр. Алар арсында – районның җыелма командасы баш тренеры, республика категориясендәге судья Рәмзил Бәдриев, милли көрәш буенча спорт остасы Ленар Заһриев, I категория судья  Фәнияр Гәрәев, тренерлар Флюр  Галиев һәм Ринат Гайнетдинов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International