Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Атнә муниципаль районы Советы сессиясе эшендә катнашты.
Сессиядә район советы депутатларыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан республикасы икътисад министрлыгының административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергерт, оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары һ.б.лар катнашты.
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов Әтнә муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында сөйләде.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, район тотрыклы рәвештә сөт җитештерү буенча республикада беренче урында бара. 2014 елда хуҗалыклар 439 мең 841 центнер сөт җитештереп тапшырганнар. Хуҗалыкларның сөт җитештерү күләме алдагы ел белән чагыштырганда 3,3 процентка арткан.
2014 елда районда сөт сатудан 893 миллион 263 мең сум акча кергән. Бу алдагы елгыдан 236 миллион 647 мең сумга, яки 36 процентка артыграк. Хуҗалыкларның тулаем акча керемендә сөт өлеше – 74,9 процент, ит – 15,5 процент, икмәк 7,1 процентны тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та үз чыгышында:
«Әтнә иң уңышлы, иң отышлы сәяси проектларның берсе. Биредә искиткеч оешканлык, бердәмлек бик зур. Сез милли традицияне саклый һәм үстерә беләсез. Үз кыйблагызны какшатмадыгыз. Һәр муллыкны бөртекләп, тир түгеп табасыз. Әтнә республикада аерым урын алып тора. Республикада эшләп килгән программаларның күбесе Әтнәдә гамәлгә ашырыла.
Авылсыз ил дә, дәүләт тә, рух та була алмый. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт, - дип, чыгышын тәмамлады министр.
Сессиядә чыгыш ясаган “Күшәр” хуҗалыгы җитәкчесе Рүзәл Хәйруллин, Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин авылда яшьләрне калдыру төп борчыган мәсьәләләрнең берсе булып калуын ассызыкладылар.
Сессия ахырында авыл хуҗалыгы җитештерүенә үзләреннән аеруча зур өлеш керткән, районның тырыш хезмәткәрләрен бүләкләделәр.