Николай Титов Кама Тамагы районының чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе

Бүген, 25 февральдәКама Тамагы районының Мәдәният йортында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов районның чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу чыгарылыш сыйныф укучыларын аграр һөнәри белем бирү учреждениеләренә җәлеп итү максатында оештырылды.

Чарада шулай ук аграр уку йортлары галимнәре, җитәкчеләре, муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Мәгариф идарәсе башлыгы Илшат Гомәроврайонның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, «Кама Тамагы” АХП директоры Айрат Нугаев, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Чыгышларда студентларга укыганда ярдәм итү турында белешмәләр яңгырады, болар – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түләнә торган стипендияләр, министрның исемле стипендияләре, шулай ук укып чыкканнан соң өстәмә айлык түләүләр һәм бер мәртәбә бирелә торган пособие, торак белән тәэмин итү.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүне яхшыртасы бар. Тиешле белешмәләр хул хакта сөйли. Мәсәлән  республика буенча профильле белгечләр белән уртача тәэмин ителеш 92% тәшкил итә, ә ветеринария табиблары белән - бары тик 71%,  агрономнар  – 80%, зоотехниклар – 81%. Хуҗалыкларның югары белемле җитәкчеләр һәм белгечләр белән тәэмин ителеше дә республика буенча 39% кына.

Аграр белем бирү комплексы (2 югары уку йорты, 20 техникум һәм колледжларреспублика агросәнәгать комплексының төрле дәрәҗәдә кадрларга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала. Әмма районда кадрлар составын яңарту гаять әкрен бара, югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаучыларның биштән бере генә авылга эшкә кайта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International