Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Роза һәм Расыйх Шәфиковлар узган елда 30 тоннага якын сөт сатканнар. Түбән Кәминкә авыл җирлегендә, хуҗалыкта берничә сыер асрап, сөт сату хисабына гаилә бюджетын тулыландыручы гаиләләр шактый.
- Ике авылда яшәүчеләрнең ярдәмче хуҗалыкларында 200 баштан артык сыер бар. Аларның күбесе бозаулаган инде, - дип сөйләде Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйрфанов. - Соңгы вакытта тагын берничә хуҗалык сыер сатып алды. Әйтергә кирәк, Кара Чишмә авылыннан Роза һәм Расыйх Шәфиковлар 12 баш сыер асрыйлар, Рамазан һәм Дамирә Борһановлар - 8, Гөлнур һәм Наил Хәмәдиевларда 6 баш сыер бар.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, Түбән Кәминкәдән Миләүшә һәм Габбас Хөснуллиннар 10 сыер савалар, Рәфкатьһәм Сания Гарифуллиннар, Рамил һәм Айсылу Зәйнуллиннар 6шар сыер савалар. Биш һәм аннан күбрәк сыер тотучыларга узаган ел саву аппаратлары бирелгән иде. Мәсәлән, Кара Чишмә авылыннан Шәфиковларга ике аппарат бирелгән. 12 сыерның 7се бозаулаган инде. Алар көн саен уртача 60 литр сөт тапшыралар. .
Бу авыл җирлегендә сөтне ике шәхси эшкуар җыя. Аларның берсе җыелган сөтне Кара Чишмә эшкуары Альберт Ситдиковка тапшыра, икенчесе – Иске Һади авылыннан – Талгать Мөгизовка. Тапшырылган сөт өчен түләү вакытында башкарыла.
Хуҗалыкларда сыер күпме күбрәк булса, продукциясе дә шулкадәр күбрәк була. Әйтик, Зәйнуллиннар һәм Хөснуллиннар көнгә уртча 70әр литр сөт тапшыралар.
Моннан тыш, Зәйнуллиннар сату өчен үгезләр дә үстерәләр. Азыкның бер өлешен (бөртекле фураж) сатыпалалар, ә печәнне үзләре әзерли.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу яшь гаилә Түбән Кәминкәгә ике ел элек кенә әле Түбән Кама шәһәреннән күчеп килгән.