Татарстанда дару чималын җыю артты. Дару үләннәренең һәм җимешләренең бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә. Анда Татарстан Республикасы даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул иткәннәр.
Кызыл миләш, гөләп җимешләрен, шулай ук дару үләннәрен соңгы елларда укучылар, пенсионерлар,эшләмәүче авыл гражданнары җыя. Оештыручылар уйлавынча, бу табыш китерә торган эш. Дару үләннәренең һәм җимешләренең бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылды – шәһәр халкына дәвалау җыелмалары бик хуш килде.
Татарстан кулланучылар берлегендәге исәпләүләр буенча, сукыр кычыткан җыеп кына да көнгә 800 сумга якын табыш алырга мөмкин, ә каен себеркесендә 1,5 мең сумга кадәр акча эшләргә була. Авыл кешесе өчен бу әз акча түгел. Бу яңа эшкә бигрәк тә Татарстан Республикасының Мамадыш, Сарман, Балык Бистәсе районнарында актив тотындылар. Фармацевтика һәм шәраб-аракы предприятиеләренә 48 төрдән артык үлән һәм кыргый җимеш сатып була.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Россиядә беренче мәртәбә Казан универсаль базасы территориясендә дару үләннәрен эшкәртү, фасовкалау һәм саклау цехы оештырылды. Әмма, чимал әз булу сәбәпле, аның йөкләнеше 30 процент кына тәшкил итә. Ә бит ул әзерләүчеләр теләге белән төзелгән иде.