Евразия икътисад комиссиясе Советының 2013 елның 9 октябрендәге 68 номерлы карары белән “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең Техникрегламенты кабул ителгән иде, ул 2014 елның 1 маеннан гамәлгә керде. Регламентның җайга салу объектлары – сугым продуктлары һәм ит продукциясе, ягъни аларны җитештерү, саклау, ташу, сату һәм утильләштерү процесслары.
“Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең Техник регламенты үз көченә кергәнче терлекләрне сую теләсә кайсы урында башкарыла иде. Калдыклар, үләксәлекләргә китереп җиткерелмичә, шул ук терлек чалынган урыннарда кала иде. Бу исә кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч авырулар таралуга китерергә мөмкин.
Техник регламент нигезендә терлекләрне сую дәүләт теркәвенә алынган җитештерү объектларында гына башкарылырга тиеш. Ветеринария тикшерүе узмаган терлекләрне суярга җибәрү рөхсәт ителми. Суйганнан соң терлек түшкәләре һәм башка продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узарга һәм аларга келәймә сугылырга тиеш. Аннары алар махсус тараларга салынып, эшкәртүгә җибәреләләр. Мондый чара җитештерелә торган ит продукциясенең хәвефсезлеген гарантияли һәм республикадагы эпизоотик, экологик хәлне шактый яхшырта.
Бүген Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы терлекләрен сую өчен 73 предприятие бар, шулардан 55е эшли, 18е төзелү һәм реконструкцияләү стадиясендә.
Авыл хуҗалыгы терлекләрен суйганда күп күләмдә биологик калдыклар барлыкка килә. Аларны юк итү өчен Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы территориясендә завод төзелде. Ул, мөрәҗәгатьләр булган очракта, биологик калдыкларны чыгаруны һәм утильләштерүне тәэмин итә.