Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш визиты белән Курганга килде.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин, Курган өлкә Думасы рәисе Владимир Хабаров һәм башкалар каршы алды.
Эш визиты барышында Татарстан Президенты дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ААҖ предприятиесендә, күперләр төзүдә кулланыла торган тимер конструкцияләр ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.А.Илизаров ис. «Торгызу травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә булачак.
Шулай ук «Курган өлкәсе Татар конгрессы» төбәк иҗтимагый ошмасы активы белән очрашу планлаштырылган.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланачак.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар.
Белешмә өчен:
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасының Курган өлкәсе белән төбәкара товар әйләнеше 2013 елда 31,79 млрд. сум булган.
Татарстанның түбәндәге предприятиеләре Курган өлкәсе белән хезмәттәшлек итәләр: «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ, «Казанкомпрессормаш»ААҖ, «А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы» ААҖ һәм башкалар.