Узган атна ахырында Биектау районының чыгарылыш сыйныф укучылары район җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, республика аграр югары уку йортлары мөгаллимнәре белән очраштылар. Очрашу укучыларны авыл өчен кирәкле һөнәрләр белән таныштыру максатында оештырылды.
Очрашуда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф, инновацион технологияләр бүлеге башлыгы НаилХәмидуллин, Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты ШамилШәйхразиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе (КДВМА) профессоры, битология фәннәредокторы Элада Папуниди, КДВМА доценты Людмила Гайсина, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыРәхимҗан Кәримов, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Гаязов, шулай ук республиканың эре агропредприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чыгышларда укучыларга соңгы елларда авыл хуҗалыгы һөнәрләренең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булуы турында, яшь белгечләрне районга җәлеп итү өчен ниләр эшләнгәне һәм эшләнәчәге, агросәнәгать комплексының киләчәктәге үсеше хакында сөйләделәр.
Очрашуда катнашкан укучылар - аграр югары уку йортларының булачак студентлары. Бүгенге көндә КДАУда Биектау районыннан 78 студент укый, КДВМАда – 33 студент.
Билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл белгечләренә дәүләт ярдәме чараларын эшләде.
Студентларга уку чорында төрле дәрәҗәдәге стипендияләр бирелә:
* уку шартнамәләре буенча максатчан укучы студентларга – айга кимендә 10000 сум;
* яхшы билгеләренә укучы студентларга - министрның исемле стипендияләре: югары уку йортларының 50студентына – (айга 2000 сум), махсус урта уку йортларының 50 студентына - (айга 1000 сум);
* җитештерү практикасы өчен түләү.
Укып чыкканнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урнашучыларга түбәндәгеләр каралган:
* югары белемлеләргә: эшкә керешкәндә беренче ярдәм – 100000 сум һәм бер ел буе төп хезмәт хакына ай саен өстәмә түләү – 5000 сум, урта һөнәри белем алып кайтучыларга: беренче ярдәм - 50000 сум һәм өстәмә -5000 сум.
* торак белән тәэмин итү (аренда торагы).
Эшләүче белгечләргә түбәндәгеләр каралган:
* АПКның иң яхшы белгечләренә: 200 грант - 100000 сумнан;
* авылда үз бизнесыңны ачу мөмкинлеге, фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары төзүгә субсидияләр ( 1,5млн. сумнан 5 млн. сумга кадәр);
* Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә квалификация күтәрү;
Авыл хуҗалыгында профильле белгечләр белән тәэмин ителеш түбәндәгечә: агрономнар – 86 %,зоотехниклар – 84%, вет. табиблары – 88%, инженерлар – 89%, икътисадчылар – 91% (24,7 мең кеше);
Эшче һөнәрләре белән тәэмин ителеш: терлекчеләр - 90 %, механизаторлар - 86% ( 13,1 мең кеше).