Татарстан Республикасында аквакультураның (балыкчылыкның) торышы һәм аны үстерү перспективалары

2015 елның 3 марты, сишәмбе

2 мартта Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында (ТИПКАда) Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә республикада балыкчылыкны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә “Күл һәм елга балык хуҗалыгының дәүләт фәнни-тикшеренү институты” (ГОСНИОРХ) ФДБФУдиректоры Раил Таиров, «Казан дәүләт энергетика институты” ЮҺБ ФДБМУнең “Су биоресурслары һәм аквакультура» кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Марина Калайда, «Россия авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУнең терлекчелек бүлеге җитәкчесе авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Шамил Шакиров, балыкчылык хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәим вәкилләре катнашты.

Киңәшмә түгәрәк өстәл рәвешендә барды. Анда республика балыкчылык хуҗалыкларының бүгенге торышы, әлеге хуҗалыкларда илдәге икътисадый вәзгыятькә бәйле барлыкка килгән проблемалар һәм бу хуҗалыкларны үстерү перспективалары каралды. одческих хозяйств республики, его проблемы и перспективы их развития с учетом сложившейся на сегодняшний день ситуации в экономике страны в целом.

Белешмәләрдән күренгәнчә, республикада бүген 60 балыкчылык хуҗалыгы бар, аларның 5сендә махсус буалар корып карп һәм осетр балыгының төрле төрләрен үрчетәләр.

Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, республиканың төрле балык төрләрен үстерү һәм үрчетү өчен су ресурслары җитәрлек. Болар – 10 мең гектардан артык мелиоратив буалар, 995 га балык үрчетелә торган буалар, 950 га күлләр һәм елгалар. Кызганычка каршы, бүген республикада товар балыгы җитештерү күләмнәре 500 тонна гына тәшкил итә, булган резервлар тулысынча файдаланылмый.

Республикада аквакультура үсешен тоткарлый торган сәбәпләрнең берсе - балыкчылыкка тиешле дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтелмәү: җитештерү куәтләре матди-техник база искергән булуы, балык үрчетү өчен сыйфатлы материал җитмәү, балык азыгының импортка бәйлелеге, фәнни-тикшеренү эшләренең тиешенчә финансланмавы, республика территориясендә булган балыкчылык хуҗалыкларының тиешенчәаның һәмлогистиканың җитәрлек булмавы. Хуҗалыкларның санын төгәлләштерми торып, дәүләт ярдәме күләмнәрен билгеләү, шул исәптән балык азыгына, балык үрчетү материалына чыгымнар өлешен субсидияләү һәм кредитлар бирү мөмкин түгел.

Аквакультураны (балыкчылыкныфәнни нигезләүнең мөһимлеге һәм балык үрчетү материалын үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларны арттыру турында Раил Таһиров сөйләде.

Республикада балыкчылык өчен кадрлар әзерләү зарурлыгы турында Марина Калайда сөйләде. Университетреспублика өчен дә, шулай ук Россия төбәкләре өчен дә белгечләр әзерли. Балыкларны тоту, үрчетү һәм ашату технологияләрен үтәгәндә, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Аквакультур үсеше бунча РоссияФедерациясе Кытай, Япония һәм Финляндия кебек алга киткән илләрдән шактый калыша. Безнең территориякарп һәм осетр балыкларын үрчетү өчен уңайлы. «Бестер» балыгы төрен үрчетергә кирәк дигән тәкъдим булды, ул тиз һәм зур үсә. Университетта балыкчылар әзерләү өчен бюджет урыннарын бирү турындагымәсьәлә дә күтәрелде.

Шамил Шакиров балыклар өчен билгеләнгән катнаш азыкларда туклыклы матдәләрнең җитәрлек булырга тиешлеген ассызыклады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Нәҗип Хаҗипов, балыкчылык хуҗалыкларына балык үрчетү материалын сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, дип ышандырды, балыкчылык хуҗалыклары өчен катнаш азык сатып алуга субсидияләр бирү һәм грант алуда катнашу мәсьәләләре карала, диде ул. Агымдагы елның 16 мартында балыкчылык хуҗалыклары вәкилләре катнашында өч көнлек укулар уздыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International