Авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елның 10-12 апрелендә Биектау район үзәгендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан «Сәламәтлек» ХII нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды. Ул  1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына, Татарстан АССР төзелүнең 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган иде.

Ярышларда 16 команда, гомумән алганда, 100гә якын кеше катнашты.

Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Камалиева Г.Н. (Биектау районы);

II урын – Дубровина С.Е (Зеленодольск районы);

III урын – Кәримова Г.Р. (Саба районы).

Ирләр арасында шәхси зачетта урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Семенов Е.И. (Зеленодоль районы);

II урын – Герасимов В.С. (Зеленодольск районы);

III урын – Иванов П.В. (Биектау районы).

Өч көн ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын – Зеленодольск районы;

II урын – Биектау районы;

III урын – Саба районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International