Татарстанда кошчылык продукциясен җитештерү күләмнәре буенча уңай динамика күзәтелә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә суюга җибәрелгән тере үлчәмдәге кош-корт җитештерү күләме 44,5 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына карата 5%ка артыграк (+2,1 мең тонна).

Авыл хуҗалыгы оешмаларында кош итен җитештерү күләменең төп үсешен ООО«Чаллы-Бройлер» ҖБЧҖ (2%), (28,8 мең тонна) һәм «Ак Барс» ХК ААҖ (узган елның шушы чорына карата+12%) (13,3 мең тонна) тәэмин иттеләр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 225,4 млн. данә йомырка җитештерелгәнБу узган елның шушы чорына карата 20%ка артыграк, (+ 37,1 млн. данә йомырка).

Йомырка җитештерү буенча иң күп үсеш «Ак Барс» ХК ААҖендә, +14% (161,5 млн. данә), бу республикада җитештерелгән барлык йомырканың 71,6%ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы буенча 2015 елның 1 апреленә кош итенә уртача бәя – 103,7 сум/кг һәм йомырка – 43сум/дистә.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасында кошчылык продукциясен җитештерү күләмнәре буенча уңай динамика күзәтелә. Кошчылык тармагының алга таба үсешенә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру, барлык төр кош-кортның генетикасы һәм селекциясе өлкәсендә инновацион эшләнмәләрне үзләштерү, Россиядә җитештерелгән биологик препаратларны куллану, кош итен һәм йомырканы тирәнтен эшкәртүнең яңа ысулларын һәм технологик алымнарын гамәлгә кертү, шулай ук продукция ассортиментын киңәйтү исәбенә ирешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International