Татарстанга 28 меңнән артык токымлы тәүлеклек чебешләр кайтарылды

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан “Казан” Халыкара аэропортында 2015 елның 10 апрелендә “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш районы, Габишево авылы) өчен үстерү һәм үрчетү максатында һәм Германиядән авиация транспортында кайтарылган 28080 баш токымлы тәүлеклек чебешләр тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.

Тикшерү буенча, йөккә кирәкле барлык ветеринария документациясе бар, дигән нәтиҗәсе ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International