ТИПКАда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 10 апреле, җомга

10 апрельдә, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре, эре инвесторлар өчен җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча укулар тәмамлангач, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белгечләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде.

Түгәрәк өстәл үткәрү барышында хезмәттәшләр, үзләренең тәҗрибәләреннән чыгып, фикер алыштылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Фермерлар тарафыннан күршедәге җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, эшкәртелмәгән җирләрне тартып алуга, дәүләт органнарының җир контролен гамәлгә ашыруына бәйле мәсьәләләр зур кызыксыну уятты.

Укуга килүчеләр аны оештыручыларга җир законнарындагы, салым законнарында җиргә, юридик һәм физик затларның мөлкәтенә салым өлешендәге үзгәрешләр, җир фондындагы барлык категориядәге җирләрнең хокукый режимы мәсьәләләреҗир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә салудагы проблемалар буенча кызыклы фикер алышулар оештырган өчен рәхмәт белдерделәр,

Укулар тәмамлангач, аларны узучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International