Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның ит терлекчелеген үстерүгә 40 миллион сумнан артык акча бирә

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Дмитрий Медведев ит терлекчелегенә ярдәм итү турында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. 2015елда федераль бюджеттан шушы юнәлеш өчен Татарстан Республикасына  40,2 млн. сум күләмендә субсидия бүленде.

«Ит терлекчелеген үстерү импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим роль уйный. Ит һәм ит продуктлары белән тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча без Илнең азык-төлек иминлеге доктринасының иң чик күрсәткечләренә ирешү графигын ел саен арттырып үтәдек, уртача бер процентка. Хәзер бу эшне тагын да көчәйтәчәкбез», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров.

Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр ит терлекчелеген үстерү буенча төбәк программасын финанслашуга бирелә. Бу юнәлештә Россия Федерациясе субъектларына ярдәм итүнең гомуми күләме 2,375 млрд. сум тәшкил итә. Әлеге юнәлештәге төбәк программаларын гамәлгә ашыру ит җитештерү өчен үстерелә торган терлекләр санын 109 мең башка арттырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International