Татарстан Республикасында күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруга керештеләр, бүгенгә 55 мең га мәйданда ашлама кертелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республика авыл хуҗалыгы җирләренә ашлама кертүдә 30 самолет, 80 пневмоход һәм башка техника катнашачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2012-2014 елларда республика кырларына ашлама кертүнең динамикасы турында сөйләде. 2015 елның 10 апреленә республикада минераль ашламалар 1 гектарга уртача алганда 23,7 кг тупланган, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.
Республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 1,4 млн. гектары “әче” туфрак дип санала, мондый җирдән яхшы уңыш алу өчен көч тә күбрәк сарыф итү таләп ителә, ашламаны да күбрәк кертергә кирәк. Бу чыгымнарга республика бюджетына гына исәп тотып булмый, хуҗалыклар моны истә тотарга тиеш, диде министр.
Марат Әхмәтов шулай ук 2011 елдан башлап минераль ашламалар бәясенең динамикасын күрсәтте. Мәсәлән, 2011 елда минераль матдәнең бер килограммы 27 сум иде, 2012 елда – 31 сум, 2013 елда – 33 сум, 2014 елда 34 сум булды, ә инде 2015 елда ул 46 сумга кадәр күтәрелде.