2015 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасында «Майский» ТК ҖЧҖ җитештерү базасында «Яшелчә культураларын үстерүнең инновацион технологияләре нигезендә, үзебезнең теплица конструкцияләрен һәм җайланмаларын кулланып, теплицаяшелчәчелеген үстерү» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Чарага әзерләнү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарёв рәислегендә узган утырышта фикер алыштылар.
Катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарыИлдус Габдрахманов, шулай ук «Россия теплицалары» ассоциациясе һәм теплица предприятиеләре җитәкчеләре бар иде.
Бөтенроссия киңәшмәсен уздыру урыны итеп «Майский» ТК ҖЧҖне сайлау очраклы гына түгел. Ул илдәгетеплица предприятиеләре арасында иң яхшылардан санала. Узган елда әлеге предприятиедә 30 мең тоннадан артык теплица яшелчәсе үстерелгән, уңдырышлылык – бер кв. метрдан 81,2 кг, бу алдынгы Европа күрсәткечләре дәрәҗәсендә.
Теплица яшелчәчелеге өлкәсендә дәүләт программасын гамәлгә ашыру 2020 елге өстәмә рәвештә елга 768,6мең тоннага кадәр теплица яшелчәсе үстерергә мөмкинлек бирәчәк, моңа яңа теплицалар төзү һәм искеләрен модернизацияләү исәбенә ирешеп булачак.