Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2015 елның 11 апреле, шимбә

11 апрельдә Казанның сигез мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре узды.

Шәһәр халкына Арча, Саба, Аксубай, Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Биектау муниципаль районнарының фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук республика агросәнәгать комплексының эре оешмалары үз продукцияләрен сатарга алып килгәннәр иде.

Шәһәр ярминкәләренә барысы 90 тоннадан артык яшелчә, 30 тоннадан артык ит, балык, ярма, макаронәйберләре, печән һәм башка продукция чыгарылды, гомуми суммасы 28,3 млн. сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, алдагы ярминкәләр 18, 25, 30 апрельдә һәм  8 майда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International