Агросәнәгать паркында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

«Казан» Агросәнәгать паркында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.Ветераннарны Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән котлау ициативасы белән Агропаркның арендачылары чыкты. Бу күркәм ициативаны «Казан» Агросәнәгать паркыадминистрациясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуплады, ветераннар өчен «Казаночка» кафесы бәйрәм өстәле әзерләде.

Ветераннарны Агропаркның арендачалары вәкиле, “Яшьлек” агорофирмасы” ҖЧҖ директоры Наилә Әхмәлиева җылы сүзләр белән якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ул мондый акцияне хуплаучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бәйрәм чәеннән соң арендачылар ветераннарга бүләкләр - яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җыелмаларын тапшырдылар.

Безнең матур киләчәгебез өчен сугыш кырларында кан коеп, якыннарын, дусларын югалтып, туган якларына исән кайткан, сугыштан соң армый-талмый хезмәт иткән геройларыбызның рәте елдан-ел сирәгәя бара. Аларның батырлыгы, фидакарьлеге аркасында безнең җиребез үзенең муллыгы, байлыгы белән сөендерә бүген. Шуның өчен без кадерле ветераннарыбызны олылап, һәрдаим аларга рәхмәт белдерәбез! Рәхмәт сезгә бүгенге матур тормышта яшәү мөмкинлеге биргән өчен! Рәхмәт сезгә балаларыбыз бәхете өчен! Кадерле ветераннар, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз сезне! Сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International